Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

“Туган якка кошлар кайта ”

Сыйныф җитәкчесе Имамова Рәмзия Ибраһим кызы һәм укучы балалар белән китапханәдә “Туган якка кошлар кайта” исемле кычкырып уку сәгате үткәрдек. Иң беренче итеп кошлар турында сүз алып бардык. Авылда  нинди кошлар кайткан, нинди кошларны күрүләрен сораштык. Аннары китапханәдә булган, кошларга багышланган шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр укыдык.