Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

“Кечкенә Бануның тарихы”

Укучы балаларны язучы Дәрҗия Аппакова иҗаты белән таныштырдым. Бүгенге әдәби сәгаттә Д.Аппакованың “Кечкенә Бануның тарихы” исемле китабы белән таныштырдым. Шушы китап эченә кергән “Шыгырдавыклы башмаклар” һәм “ Сөяк саплы пәке” исемле хикәяләрен укыдык. Шушы хикәяләрне укыгач, шунысы аңлашылды, әгәрдә кеше әйберен югалта икән, тапсаң, син аны хуҗасына тапшырырга кирәклеген, ә икенче хикәядә  дус булсаң, шундый бул, үзеңнең дустыңа да яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәклеген аңладык.