“Авылыбыз горурлыгы- Әкрам Вәлиев”
Азнакай шәһәреннән радио бүлеген оештыручысы һәм җитәкчесе Ринат Фахразиевич Вәлиев укучы балаларны радио белән эшләүнең серләренә төшендерде. Үзе белән артистлар да алып килгән иде. Шулай ук 5 май- радионың туган көне икәнен аңлатты. Радио элемтә аша Белград, Красноярск, Калиннинград өлкәләре белән элемтәгә кереп, безнең авылдан чыккан Советлар Союзы Герое Әкрам Вәлиев турында сүз алып барылды. Бер- беребезне якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладык. Үзем дә авылыбызның йөзек кашы булган Әкрам Вәлиев турында кыскача гына мәгьлүмат бирдем. Концерт номерлары белән хәтер сәгате үрелеп барды.