Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

#БиблиотекиАзнакаево

 Илбәк авыл китапханәсен 1956елның 1 июленнән Билалова(Зиятдинова) Асия Габделбәр кызы ачып җибәрә. Шагыйрь әйткәнчә,белем мәгарәләре  һәрчак күңелебездә булсын! Халык затлы,зыялы халык. Шулай ук китаплы өйләрнең дә нурлы йортлардан саналуын онытмыйк.Асия апа хезмәтен бик яратып башкара, кешеләргә үзенең кирәклеген тоя,халыкка кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Китапханә авыл клубының 18 кв.м.лы бер бүлмәле агач бинасында урнаша. Китапханәдә барлыгы 200данә китап була,аның да 30 "Кадерле исем" дип исемләнгән китап була. 1965-1970 елларда-Каримова Гөлфия апа, 1970-1972елларда-Валиуллина Зәйтуна апа,1972-1994елларда-Билалова Асия апа,1994-1996-Гыйлҗетдинова(Махмутова) Зөлфия, 1996-1999-Хаҗиева Рәзилә, 1999-2006 Газизуллина Гөлнәзирә Мансур кызы эшли. 2006 елның 10октябреннән Габдрахимова Гөлүсә Эрнест кызы эшли. Илбәк авыл китапханәсе мәктәп бинасында урнашкан. Китапханәдә 6 754 китап бар. Бугенге көндә китапханә 16 газета- журнал алдыра.