Верхне-Стярлинская  сельская библиотека - филиал № 12
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-12/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423314, РТ, Азнакаевский район, с.Верхнее Стярле, ул. Советская ,32 г

"Мәңгелек мәхәббәт"

 

"Мәңгелек мәхәббәт" әдәби кичәсе. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел уңаеннан китапханәдә әдәби кичә узды. Шагыйрьнең тормыш юлы, халык күңелен яулаган иҗаты турында сөйләштек. Чараның төп темасы - Тукай һәм аның сөйгәне Зәйтүнә Мәүлүдова мәхәббәте. Якташ язучы Марсель Гарипов тарафыннан әлеге тема "Мәңгелек мәхәббәт" китабында тасвирланган. Әлеге китапка күзәтү ясалды, ике гашыйкның кавыша алмау сәбәпләре ачыкланды. Кичә ахырында Тукайның Зәйтүнәгә багышлап язылган берничә шигыре укылды.