"Халкына мәдхия җырлаучы шагыйрә"
Китапханәдә күренекле шагыйрә, балалар язучысы, журналист, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафинаның 75 яшьлек юбилеена багышланган "Халкына мәдхия җырлаучы шагыйрә" исемле шигърият сәгате узды. Слайд-презентация ярдәмендә шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырганнан соң, "Өтерләр юк йөрәк тибешендә" исемле китабыннан мәхәббәт темасын, татар халкының язмышын чагылдырган шигырьләре укылды. "Кунакта Нәҗибә Сафина" исемле видеофильм күрсәтелде.