Верхне-Стярлинская  сельская библиотека - филиал № 12
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-12/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423314, РТ, Азнакаевский район, с.Верхнее Стярле, ул. Советская ,32 г

#Фәннитехнологияләрелы

Китапханәдә "Татнефть" ҖЧҖнең мактаулы нефтьчесе, авылдашыбыз Рәшит абый Нургалиев белән очрашу кичәсе узды. Рәшит абый гомеренең 43 елын нефть чыгаруга багышлаган: бораулаучы, оператор булып эшләгән. Хезмәтендә зур уңышларга ирешкән. Лаеклы ялга киткәч гаҗәеп төгәллек, осталык белән нефтянка макетлар ы(буровой установкалары, станок качалкалар, күтәргечләр, чылбырлы үткәргеч-приводлар) ясау белән шөгыльләнә башлый. Иҗат җимешләре белән төрле дәрәҗәдәге күргәзмә-конкурсларда катнаша. Рәшит абый әлеге мавыгу тарихы, макетларны ясау процессы, макетларының "Татнефть" ҖЧҖнең кадрлар әзерләү үзәгендә, Уфа һәм Октябрьск шәһәрләре нефть институтларында урнаштырылуы, "Туган ягым Татарстан" исемле дәрәҗәле конкурста өч ел рәттән җиңүче булуы, Wordskils - 2019 профессиональ осталык дөнья чемпионатында күргәзмәдә катнашуы турында сөйләде, сорауларга җавап бирде. Кичәдә катнашучылар эшләп утыручы макетларга карап соклануларын яшермәделәр.