Верхне-Стярлинская  сельская библиотека - филиал № 12
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-12/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423314, РТ, Азнакаевский район, с.Верхнее Стярле, ул. Советская ,32 г

"Әфган сугышы... "

Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989нчы елның 15нче февраль көненнән соң 35 ел вакыт узып киткән. 15нче февраль - Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп уздырыла. Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма ил тарихындагы канкойгыч сугышлар турында онытырга хакыбыз юк. Менә шул максаттан китапханәдә Әфган сугышында катнашкан Солтанов Илшат белән очрашу оештырылды. Илшат әлеге вакыйгаларның тере шаһиты буларак сугышның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын, ләкин ир-егетнең ил алдындагы бурычын үтәргә тиешлеген аңлатты, Әфган халкының совет сугышчыларына мөнәсәбәте турында сөйләде, балаларның сорауларына эчтәлекле итеп җавап бирде.