Верхне-Стярлинская  сельская библиотека - филиал № 12
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-12/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423314, РТ, Азнакаевский район, с.Верхнее Стярле, ул. Советская ,32 г

“Сүзнең тылсымлы көче”

Кеше тормышында иң зур тәрбия коралы- тел, сүзнең көче. Тел сөйдерә дә, биздерә дә. Теле бозыкның күңеле бозык, ди халык. Тел - күңел көзгесе, ачкычы. Энҗе-мәрҗәнгә тиң татлы сүзләр кешегә яшәүгә көч-күәт бирә, яман сүзләр явызлык булып кире кайталар. Китапханәдә узган  әхлак сәгатендә сүзнең тәэсир итү көче, сөйләшә белү, сүзне уйлап әйтү турында әңгәмәдә фикер алыштык, мәкальләр искә төшердек, уйнап кына әйтелгән сүзләрнең нинди аяныч хәлләргә китерүе турында кыска хикәяләр белән таныштык.