Письма солдатам
Югары Стәрле авыл китапханәсендә “Солдатка хат язу” чарасы узды. Укучылар белән армия сафларында хезмәт итуче авылдашларыбыз Миннегалеев Булат һәм Шәмсетдинов Ильяска хат яздык. Балалар 23нче февраль – Ватанны саклаучы көне уңаеннан кулдан открыткалар ясадылар, бәйрәм белән котлап матур теләкләрен юлладылар .