Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

#КояшТимбикова85

Кояш Тимбикова 16 ноябрь 1937 елда Татарстанның Чистай районы Наратлы Елга авылында укытучы гаиләсендә туа. Шул ук районның Иске Роман һәм Каргалы авылы мәктәпләрендә укып ,ун сыйныф тәмамлаганнан соң, 1954–1959 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала, аннары егерме елга якын (1959–1979) “Азат хатын” журналы редак -циясендә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире һәм журналның җаваплы сәркатибе булып эшли. 1979–1982 елларда ул – “Казан утлары” журналының җаваплы сәркатибе. 1983 елдан бирле шул ук журнал редакциясендә бүлек редакторы вазифасын башкара. “Казан утлары” журналында Кояш Тимбикова 1993 елга кадәр эшли. Төп әдәби әсәрләре дә шушы журналда дөнья күрә. 1964 елдан КПСС әгъзасы. К.Тимбикова үзенең беренче иҗат тәҗрибәләре – очерк характерындагы журналистлык язмалары һәм хикәяләре белән көндәлек матбугатта 1959 ел дан күренә башлый. “Кояш безгә елмая” (1962), “Тылсымлы таяк” (1964) кебек күмәк җыентыкларда аның күп кенә очерклары, хикәяләре басыла, ә 1969 елда “Зәңгәр күлмәк” исемле хикәяләр һәм “Күңелләргә күләгә төшмәсен” исемле очерк китаплары дөнья күрә. 1971 елда “Инешләр Иделгә коя” исемле күмәк җыентыкка яшь авторның күләмле беренче әсәре – “Синең өчен” дигән повесте урнаштырыла. 70 елларда ул авылның хезмәт кешеләрен, бигрәк тә хатын-кыз образларын шактый нечкә психологик алымнар белән гәүдәләндергән бер төркем хикәяләр (“Сөлге булсын бүләгем”, “Шикәр Гайшә”, “Таяныч”, “Ут”һ.б), КамАЗ төзүче яшьләр тормышына багышланган “Агым уртасында”, археологлар турында “Тәңкәле тау” һәм мораль – этик проблемаларны күтәргән “Кышкы талпыну”, “Ярлар биек” исемле повестьларын иҗат итә. Кояш Тимбикова Хөсәен Ямашев исемендәге премия лауреаты, Татар- станның атказанган сәнгать хезмәткәре һәм башка төрле бүләкләр иясе.Кояш Тимбикова 1976 елдан бирле ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемне йөртте. 1969-1985 еллар арасында Кояш Тимбикованың очерк ,хикәя ,повестьлары тупланган дистәгә якын китабы басылып чыкты. Аның аерым әсәрләре рус ,СССРдагы башка телләргә дә тәрҗемә ителгән.  Кояш Тимбикова 2004 нче елның январь аенда Казанда вафат була.Аңа нибары 66 яшь кенә була.