Утлы еллар кайтавазы
Җиңүнең 75 еллыгын каршы алу кысаларында Муса Җәлилнең китапларыннан күргәзмә ясалды. Сугышта һаләк булган авылдашларыбызны, Җәлилчеләрне искә алып, шигырьләре укылды,биографиясе белән танышып,сугыш чоры җырлары башкарылды. Катнашучыларга “Рәхмәт хаты”, китаплар, күчтәнәчләр тапшырылды.