Городская детская библиотека - филиал № 38

Хикәяләр остасы

Чын матурлык йөрәктә яши, күзләрдә чагыла һәм эшләгән эшләрдә күренә. Бу сүзләрнең дөреслегенә «Матурлык» хикәясе белән танышкач тагын бер кат инанасың.
Шул чын матурлыкның асылын ачып салган әсәрнең авторы Әмирхан Еникиның тууына 115 ел булу уңаеннан 21нче мәктәпнең 6А сыйныф укучылары белән «Хикәяләр остасы» дип аталган әхлак сәгате уздырылды.
Балалар әдипнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. «Матурлык» хикәясен укып фикер алыштык. Бәдретдиннең әнисенең матурлыгы йөзендә түгел, йөрәк түрендә.Ул бик матур... Бәдретдиннең уңышлары-якты нур булып, горурлык булып ананың йөзендә чагыла. Мондый матурлык исә бары тик рухи яктан бай, саф күңелле кешеләрдә генә була ала.
Балалар Бәдретдин аша, аның гаиләсе аша, бигрәк тә әнисенә булган мөнәсәбәте аша шул матурлыкны күрә, аңлый алдылар.
Соңыннан күңел матурлыгы, аналарга багышланган мәкальләрнең «Парын тап» биремен үтәделәр. «Матур сыйфатлар»дан торган чәчәк җыйдылар.