Городская детская библиотека - филиал № 38

Нәүрүз килде, яз булды

Нәүрүз ул — Яңа ел, яңа көн дигән сүз. «Нәүрүз мөбарәкбад!» Бу котлау сүзе безгә борынгы бабаларыбыз авазы булып бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән. Һәр елны 21 мартта алар язны каршылаганнар.
21 март — яз фасылының көн белән төн тигезләшкән вакыты.
МАДОУ 61 НМР РТ балалар бакчасына йөрүче нәниләребез белән Нәүрүз бәйрәменә багышланган «Нәүрүз килде, яз җитте» дип аталган фольклор уен сәгате узды. Балалар бик теләп «Түбәтәй», «Кояшны елмайт», «Ручеёк» хәрәкәте уеннарында катнаштылар. Язга багышланган табышмакларны чиштеләр, китаплар белән таныштылар.
Алга таба да Нәүрүз тынычлык, дуслык, тигезлек бәйрәме булып калсын һәм гасырларга барсын!