Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Һиҗрәт

Язучы штат һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың "Һиҗрәт" романы узган гасыр башларында ислам хакына Төркиягә күчеп китәргә мәҗбүр булган милләттәшләребез турында.

Бу көннәрдә Фәүзия Бәйрәмованың яңа китабы – "Һиҗрәт" романы басылып чыкты. 480 битлек китап өч өлештән тора: "Һиҗрәт кәрваны", "Һиҗрәт авылы" һәм "Татарның мәңгелек һиҗрәте".

Бу әсәр дәүләтен югалткан милләтнең, үзен саклап калу өчен, дөнья буйлап таралган һәм кылган мәңгелек һиҗрәте турында. Романда узган гасыр башларында Омски өлкәсенең Тара төбәгеннән берьюлы биш йөзгә якын татарның ислам дине хакына Төркиягә китәргә мәҗбүр булулары, сәфәр вакытында кичергән авырлыклары һәм югалтулары, Төркиядәге кичереш-хәлләре тарихи эзлеклектә тасвирлана.

Себер татарлары өстеннән давыл булып үткән көчләп чукындыру газаплары, нәселләрен шушы фаҗигаләрдән саклап калу өчен, туган яклардан мәңгелеккә аерылу фаҗигасе әсәрдә тетрәндергеч тарихи вакыйгалар һәм милли образлар аша тасвирланган.

Фәүзия Бәйрәмова әйтүенчә, ул татарлар яшәгән бөтен төбәкләрне диярлек йөреп чыккан. "Тын океаннан Каф тауларына кадәр, Алтайдан – Кырымнарга кадәр сузылган тарихи татар җирләрендә булдым, бөтен Себерне, Котып һәм кыпчак тарафларын махсус барып өйрәндем. "Һиҗрәт" романына материалны ун ел буе тупладым, моның өчен күп тапкырлар Төркия һәм Себердә яшәүче татарлар белән очрашырга туры килде, аларның җан тетрәндергеч тарихлары белән таныштым. Алар романга керде", диде.
⚡Китапны укырга теләгең булса, китапханәдә көтеп калабыз!