Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

. Хәтер сәгате. "22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне."

22 июнь - тарихыбызның иң фаҗигале даталарының берсе. 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. 

1941 елның 22 июне кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Быел фашистлар Германиясен тар - мар итүнең 79 еллыгы билгеләп үтелде. Дүрт ел дәвам иткән сугыш Җиңү белән тәмамланса да, сугыш башланган көн илебезгә Хәтер һәм кайгы көне буларак ел саен билгеләп үтелә. 

Авылыбыз җирлегеннән 300 гә якын авылдашыбыз сугышка алынган, 200 гә якыны яу кырында башларын салган. Алар хөрмәтенә, авыл уртасында горур һәйкәл куелган. Бүген без аларны бер минутлык тынлык белән искә алдык. 

Ватаныбызны саклаучыларга, ирекле киләчәкне тәэмин итүчеләргә, олуг хөрмәткә лаек ветераннарыбыз алдында баш иябез һәм аларның батырлыгы, ныклыгы һәм каһарманлыгы өчен рәхмәт белдерәбез.