Бәйрәм "Әбиләр сабан туе"
12 июнь көнне Татар Томбарлы авылында үзенчәлекле Әбиләр сабан туе гөрләп үтте..
Авылдашлар, килгән кунаклар саф һавада, яшел чирәм өстендә рәхәтләнеп ял итеп, күңел ачты,бер- берсе белән аралашты.
Бәйрәм җыр-моң,уен- биюләр белән үрелеп барды. Китапханәче Әхмәтҗанова Эльвира мәйданда төрле уеннар үткәрүдә катнашты. Аркан тартышу, чүлмәк вату, көянтә-чиләк белән су ташу кебек уеннарда халык яратып уйнады.
Бәйрәмгә килгән кунаклар өчен гаилә елы уңаеннан, фотозона эшләде.