Фотовыставка "Гаилә фотосы"
15 май - халыкара Гаилә көне!
Гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Шунысы куаныч, безнең җирлектә дә пар канатлы ныклы гаиләләр бихисап күп.
Барыгызны да шушы җылы, матур, тирән мәгънәле көн белән котлыйбыз!
Гаиләләребездә һәрчак иминлек, шатлык, бәхет, күңелле мәшәкатьләр генә булсын!
Бу көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе китап укучы гаиләләр өчен “Гаилә фотосы” дип исемләнгән фотосессия оештырды һәм бу фотолар китапханә группасында онлайн фотовыставка буларак урын алды.