Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Онытылмаслык сугыш еллары" Очрашу

8 май көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә сугыш чоры балалары белән очрашу узды. Китапханәгә килгән олы яшьтәге апа-абыйлар бер-берсе белән аралашып, дәшһәтле сугыш елларын, үзләренең яшьлекләрен искә төшерделәр. Китапханәдә альбомнарны карап, сугыш ветераннарын барладылар, сугыш кырында ятып калганнарны искә алдылар. Онытылмаслык сугыш еллары аларның күңеленә кереп уелган, йөрәкләрендә тирән эз калдырган. Бүгенгесе көндә тормышка сөенеп, булганына шөкер итеп яшиләр алар. Илләребез тыныч булса, күңелләр дә тыныч- диләр алар.