Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Китап уку - рухи азык" инвалидлар белән эш

Китапны һәм мәгълүматны һәр укучыга җиткерү максатында китапханәдә өйгә барып хезмәт күрсәтү эше ел дәвамында алып барыла.

Китап укырга теләгән, әмма китапханәгә килергә сәламәтлеге мөмкинлек бирмәгән һәр кешегә китапханәче китаплар, газета-журналлар белән үзе килә.

Даими китап укучы Бадриева Резеда апа да һәр яңа китапны көтеп, китапханәчене елмаеп каршы ала, рәхмәтләр әйтеп озатып кала. "Китап уку -рухи азык" -диләр бит. Резеда апа да китаплар укып, һәр геройның язмышы белән яшәп, укыган буенча анализ ясап, үз фикерләрен җиткерә. Башкача була да алмый, гомер буе укучыларга татар теле.  һәм әдәбияте укыткан, китаплар дөньясында кайнаган кеше бит ул, Резеда апа.