"Таинственная паутина: ресурсы интернета" ("Серле пәрәвез дөньясы") Ипч
6 февраль көнне Татар Томбарлы авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучыларына интернет киңлекләрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, бөтендөнья пәрәвезендә аларны сагалап торган куркынычлар турында мәглъмат сәгате үткәрде. Укучылар социаль челтәрләрдә аралашу кагыйдәләре һәм челтәр этикеты белән таныштылар, интернет-алдакчы кармагына ничек эләкмәү турында мәгълүмат алдылар, вируслар һәм зарарлы программалар турында белделәр, Чара азагында балалар «Интернет куркынычмы, юкмы?» дигән уен уйнадылар.