Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Алар суыкны да, ачлыкны да җиңделәр" патриотизм сәгате

27 гыйнварь - Ленинград блокадасы камалышын тәмамлау көне.                                                                                   Шул уңайдан, 25 гыйнарь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә мәктәп укучылары өчен  "Алар суыкны да, ачлыкны да җиңделәр" дип  исемләнгән патриотизм сәгате уздырды. Китапханәче балаларга Ленинград камалышында яшәүчеләрнең авыр, сынаулы тормышлары турында сөйләде. Оборонада катнашучыларның һәм Невадагы шәһәр халкының батырлыгы берәүне дә битараф калдырмады. Китапханәдә "Ленинград блокадасы" дип исемләнгән тематик күргәмә эшләде.Укучылар бу вакытларны чагылдырган китаплар белән таныштылар.                                                                                                                  Чара зур экранда "Африка" дип исемләнгән тирән эчтәлекле фильм карау белән тәмамланды.