Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Йөрәкләрдән чыккан җылылык" тематик кичә

Инвалидлар декадасы кысаларында, 6 нчы декабр көнне. Татар Томбарлы авыл китапхнәсе һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән авылдашлары өчен ял кичәсе оештырдылар.

Кунаклар каршында авыл җирлеге башлыгы Миназова Айгөл Мөхәммәт кызы чыгыш ясады. Китапханә мөдире Әхмәтҗанова Э.Х. матур шигырьләрен укыды, мәдәният йорты директоры Айгөл Наврузбаева моңлы җырлар башкарды.Чара уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Сәламәтлекләре чикле булып та, яшәү дәрте ташып торган көчле рухлы кунаклар үзләре дә  чыгыш ясадылар, уеннарда катнаштылар, төрле яктан үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Чара җылы мохитта бик матур үтте.