Сүзлекләр һәм энциклопедияләр иле
Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне уңаеннан, 22-нче ноябрь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә 7 сыйныф укучылары өчен мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Китапханәче укучыларны китапханәдә булган сүзлекләр, эниклопедияләр белән таныштырды, аларга күзәтү ясады. Сүзлекләр күп һәм төрле, алар белән ничек дөрес кулланырга, кайсысы нәрсә өчен кирәк-барысын да чара барышында аңлатылды. Укучылар үзләре дә алардан файдаланып, биремнәр үтәделәр: төрле сүзләргә аңлатма бирделәр, сүзләрнең синонимнарын таптылар, дөрес язылышын тикшерделәр. Чара файдалы һәм мавыктыргыч үтте.