Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

Галстуклы еллар - күңел түрендә

19 май-Пионерия туган көн. Әлеге истәлекле көн уңаеннан,Татар Томбарлы авыл китапханәсе китап укучылар  белән хәтер яңартып алырга, аларны кызыл галстуклы яшьлек елларына алып кайтырга булды. Китапханәдә "Пионер почмагы" дип исемләнгән тематик күргәзмә ясалды.Китапханәгә килгән һәрбер кешенең муенына кызыл галстук бәйләнде,түшләренә пионер значогы тагылды.Алар үзләренең пионер булган чакларын сагынып искә алдылар,ул вакыттагы күңелле вакыйгалар белән уртаклаштылар.