"Көчле рухлы кеше" искә алу сәгате
10-февраль көнне,Татар Томбарлы авыл китапханәсендә, якташ язучыбыз Фәнис Яруллинның тууына -85 ел уңаеннан, язучыны искә алу сәгате үткәрелде. Китапханәче китап укучыларны язучының биографиясе, иҗаты белән таныштырды.Соңгы елларда чыккан китапларына күзәтү ясады.Чара барышында китап укучылар Ф.Яруллинның "Җаваплы", "Туган ягы кирәк кешегә", "Яшерен булуы белән кадерле" кебек шигырьләрен кычкырып укыдылар.