"Исәнмесез кошкайлар!"
2-нче апрель көнне Татар Кандызы авыл китапханәсендә 2-3 сыйныф укучылары белән кошлар көненә багышлап "Исәнмесез кошкайлар!" дип исемләнгән танып – белү сәгате үткәрелде. Китапханәче кошлар бәйрәменең тарихы турында сөйләде, шигырьләр укылды, рәсемнәр ясалды. Укучылар ике командага бүленеп, сорауларга җавап бирделәр, төрле биремнәрне үтәделәр, уеннарда катнаштылар. Китапханәче Насибуллина Гөлнур "Кошлар-безнең канатлы дусларыбыз" дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясады. Укучылар кошлар турында күп кенә кызыклы мәгълүмәтләр белделәр. Табигать турындагы китапларның исемлекләре белән таныштылар. Бәйрәм ахрында катнашкан укучыларга бүләкләр бирелде.