Мәгълүмат сәгате: “Безгә куркыныч яный”
22 - нче сентябрь көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә яшүсмерләр өчен экстремизм айлыгына багышлап “ Безгә куркыныч яный” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Китапханәче Гөлнур Насибуллина укучыларга экстремизм, терроризм сүзләренең мәгънәләрен аңлатты, төрле фаҗигаларга тап булмасыннар өчен сак һәм уяу булырга чакырды. Укучыларны бер-берсе белән тату-дус булырга өндәде. “Террорчылык. Гаепсезләргә каршы сугыш” исеме астында китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.