«Әдәби чикләвек» интеллектуаль уен
21-нче февраль көнне, Татар кандызы авыл китапханәчесе мәктәптә укучыларда Республикабызга, татар теленә, аның рухи байлыкларына карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү; дөньяны танып - белү, күзаллауларын арттыру, баету уңаеннан, Халыкара туган тел көненә багышлап «Әдәби чикләвек» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрде.
Уен 7 турдан тора.
1 тур. “Сәламләү”- командалар бер-берсен сәламлиләр.Уенга кереп китү,җылынып алу өчен “сорау-җавап” уены белән башланды.
2 тур.”Уйлап җавап бир”- укучыларга сораулар бирелә,кем иң өлгер һәм тиз була, шул җавап бирә
3 тур.”Шигырь сөючеләр”конкурсы
4 тур.”Кайсы әкияттән”- рәсемнәр күрсәтелә һәм сораулар бирелә
5 тур. “Башы телемдә, ахыры төендә”- мәкальнең ахырын тап.
6 тур.”Кызыклы грамматика”
7 тур. “Бул тапкыр!”- буталган хәрефләрдән сүз төзергә. Командаларга “башваткыч ” сүзе бирелә. Бер минут эчендә сүзләр уйлап язарга тиешләр.
"Сила и красота родного языка" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Кичә бүләкләүләр, истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.