Татарско-Кандызская сельская библиотека - филиал № 36
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-36/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423923, Бавлинский р-н, с.Татарский Кандыз, ул.Советская, д.167

Җырым минем моңлы бер җыр иде

15-нче февраль көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулу уңаеннан «Җырым минем моңлы бер җыр иде» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. 

Күргәзмәдә укучылар өчен Муса Җәлилнең рус һәм татар телләрендә дөнья күргән әсәрләре, шагыйрьнең иҗаты һәм тормышы, якыннарының, дусларының истәлекләре, аның батырлыгы турында  фәнни хезмәтләре, балалар өчен язган әсәрләре, аның турында вакытлы матбугатта чыккан мәкаләләре белән танышырга мөмкин..

Күргәзмәдә Муса Җәлилнең геройларча батырлыгы, аның фашистларга каршы әсирлектә аяусыз көрәше, тирән патриотик хисләр белән сугарылган шигырьләре турында бай мәгълүмат табарга була. Әлеге китаплар  һәркемгә шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын тагын да ныграк аңларга һәм өйрәнергә, Ватанга тугрылык тәрбияләргә ярдәм итә.