Салиховская сельская библиотека - филиал № 31

Новости

“Батырларга мәңгелек дан”

Бөек Җиңү көне – илебездәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Шул уңайдан 8-нче май көнне Салих авыл китапханәсендә китап укучылар игътибарына “Батырларга мәңгелек дан” дигән китап күргәзмәсе ясалды, күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.

“Үз ана телем-минем өчен матур”

21-нче февраль көнне, Салих авыл китапханәсе китап укучылар өчен Халыкара туган тел көненә карата “Үз ана телем-минем өчен матур” – дип аталган шигырь уку кичәсе уздырды.

“Йөрәк сөю сәгате”

14-нче февраль көнне Салих авыл китапханәсендә гашыйклар көненә багышланган “Йөрәк сөю сәгате”- дип аталган кычкырып мәхәббәт турында шигырьләр уку үткәрелде.

Салих авылында физминутка

5 - нче апрель көнне Салих авыл китапханәсе медпункт белән берлектә физминутка һәм әнгәмә үткәрделәр.

Библиосумерки

22-нче апрель көнне Салих авыл китапханәсендә “Табигать иленә сәяхәт”- дип аталган Китапханә киче үткәрелде. Балалар сканвордлар чиштеләр,концерт номерлары күрсәттеләр.Китапханәче балаларга хайваннар,кошлар,үсемлекләр турында кызыклы мәгълүмәт бирде.Уеннар уйналды.

Библиосумерки

В рамках Всероссийского проекта «Библионочь-2018» были проведены Библиосумерки

Әкият иленә сәяхәт

31-март көнне, Салих авылы китапханәсендә “ Әкият иленә сәяхәт” – дигән темага викторина үткәрелде. Укучылар бик актив сорауларга җавап бирделәр, соңыннан төрле кызыклы уеннар уйнадылар.

БИБЛИОСУМЕРКИ в 2017 году

22-нче апрель-көнне, Салих авыл китапханәсендә Экология елына багышланган “Тылсымлы урманга сәяхәт”, дип аталган темага китапханә киче үткәрелде.

”Язны сәләмли кошлар”

25-нче март көнне Салих авыл китапханәчесе Тагирова Л.М. клуб эшчесе Валитова М.М. белән ”Язны сәләмли кошлар”дигән тема буенча “Тамчы- шоу” уены үткәрделәр.

“Әнием, иң кадерлем син минем”

8-нче март көнне Салих авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә “Әнием, иң кадерлем син минем”- дигән кичә үткәрелде.

Cтендка күзәтү уткәрелде.

1 - нче март көнне Салих авыл китапханәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка 60 - яшь тулу уңаеннан ясалган стендка күзәтү уткәрелде.

Гашыйклар көне

14 февраль көнне Салих авыл китапханәсендә гашыйклар көненә багышланган китап күргәзмәсенә кузәтү үткәрелде.

Яңа газета –журналларга күзәтү

31-нче гыйнвар көнне Салих авыл китапханәсендә яңа газет – журналларга күзәтү үткәрелде.Чарада урта яшьтәге китап укучылар катнашты.

Бәхетле балачак

1 июнь-Бөтендөнья Балаларны яклау көне уңаеннан,Салих авылы китапханәсе каршында балалар өчен “Бәхетле балачак “- дип аталган Сабантуй үткәрелде.

Салихта - "Тамчы -шоу"

3 апрель көнне Салих авыл китапханәчесе Тагирова Л.М. клуб эшчесе Валитова З.М. белән Бөек шагыйребез Г.Тукай турында булган белемнәрне тирәнәйтү, иҗатын өйрәнүгә кызыксынуны уяту, укучыларның иҗади сәләтләрен арттыру максатыннан “Тамчы-шоу”уены үткәрделәр.