Салиховская сельская библиотека - филиал № 31

Алтын җирдә ятмас яхшылык юлда калма

 

“2024  елга Салих авылы манаралы, алтын айлы мәчете белән керде, узган елның көз-кыш айларында авылыбызда яңа  бина –  изге йорт торгызылды. Шушы көннәрдә яңа мәчет тарихында  тагын бер матур вакыйга булды: авылга затлы итеп эшләнгән Иганәчеләр китабы кайтарылды.Аның кереш өлешендә мәчетебез тарихы турында кыскача язма бар. Ә төп битләрендә “Нәҗметдин”мәчетен булдыруда һәм тотуда ихлас ярдәм күрсәткән кешеләрнең исеме язылачак.