Салиховская сельская библиотека - филиал № 31

Китапны -яратыгыз !

 5-нче январь көнне  Салих авыл китапханәсендә кечкенә нәниләр экскурсиядә булдылар.

 Экскурсиянең максаты мәктәпкәчә яшьтән үк аларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Нәниләрне китапханә,китаплар белән таныштырдык.Аларга китапларны ертмаска ,пөхтә итеп тотарга ,укырга кирәкле турында сөйләнде.Балалар төрле формадагы китапларны, китапханә алдыра торган балалар журналларын бик яратып карадылар.