"Балаларда уку зәвыгын тәрбияләү"
16-нчы июль көнне Салих авыл китапханәсендә балалар өчен “Балаларда уку зәвыгын тәрбияләү”- дигән әңгәмә үткәрелде.
Әңгәмәдә китапның тормышта нинди уңай тәисирләр бирүе, дөрес куллану алымнары турында сүз барды. Баланы китап белән таныштыру никадәр иртәрәк башланса, аның үсеше шулкадәр уңышлы була. Ә иң нәни китап укучыга китаплардагы рәсемнәрне карап, таныш предметларны атау, Бу кем(нәрсә)? Нәрсә эшли?сораулары бирелде.