Салиховская сельская библиотека - филиал № 31

Юлда йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем !

 

18-нче июнь көнне Салих авыл китапханәсендә балалар өчен “Юлда йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем”дип исемләнгән  мәгълүмати танып белү сәгате үткәрелде.

Юл йөрү кагыйдәләре буенча балаларның  белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү,балаларның игътибарлыгын,мөстәкыйль эзләнү, иҗади сәләтләрен яхшырту,дуслык бердәмлек хисләрен тәрбияләү төп бурычыбыз булып тора.