Салиховская сельская библиотека - филиал № 31

Россия -минем Ватаным!

 

12-нче июньдә Ватаныбыз өчен мөһим дәүләт бәйрәме Россия көне билгеләп үтелде шул уңайдан Салих авыл китапханәчесе клуб хезмәткәре белән берлектә “Россия - минем Ватаным!” дип исемләнгән  балалар өчен тәрбия сәгате үткәрделәр.

Чараның максаты-үсеп килүче буында ватанпәрәвәрлек һәм гражданлык формалаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрен арттыру.

Китапханәче безнең гүзәл һәм зур илебез, аның бөек тарихы турында сөйләде.

РФнең флагы белән таныштырды һәм балалар флагларны үз куллары белән ясадылар.