.“Әтиләр сүзе –акылның үзе”
Һәр октябрьнең өченче якшәмбесе Әтиләр көне булып санала. Әни белән әти - безнең тормышыбызда иң якын кешеләребез. Бәйрәм өчен кулдан эшләнгән бүләкләр һәрвакыт матур тәэсирләр калдыра – аларда бүләк итүченең кул һәм күңел җылысы бирелә. Әтиләр көне уңаеннан , 14 октябрь көнне , Шалты авыл китапханәсендә “Ак җилкән” клубында йөрүче балалар өчен «Әтиләр өчен бүләк » дигән мастер-класс үткәрелде.“Әтиләр сүзе –акылның үзе” – дип исемләнгән китап киштәсе ясалып куелды.