"Китап килә сезнең өйгә"
3 нче октябрь көнне , Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, Шалты авыл китапханәчесе , китаплар, газета-журналлар укырга теләге булып та китапханәгә килә алмаган өлкән яшьтәгеабый-апаларга өйләренә китап илтүне оештырылды. Алар китапханәгә кайткан яңа китапларны, газеталарны һәрберсен көтеп алалар. Эчке халәтне нормада тоту өчен рухи дөньяңны әдәби, дини китаплар, газета-журналлар укып, баетып, җаныңны гел дәвалап торырга кирәк. Җанына дәва җитмәсә, кеше рухи төшенкелеккә бирелә. Юкка гына: “Кояш чыкса, табигать яңара, китап укысаң, күңел агара,“- дип әйтмәгәннәр борынгылар.