Ново-Шалтинская сельская библиотека - филиал № 27
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-27/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423944, Бавлинский р-н, с.Ново-Шалты, ул.Советская, д.63 б

« Шигъри әкиятләр остасы»

15 сентябрьдә балаларның яраткан язучысы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулды.  Абдулла Алиш - балалар әдәбиятын үстерү юнәлешендә зур тырышлык куйган, төрле жанрларда эшләгән һәм татар әдәбиятында югалмас эз калдырган әдип. Аның әсәрләре, әкиятләре бүген дә актуаль. Күпсанлы әкиятләре гади, балаларга аңлаешлы тел белән язылган.

Шул уңайдан, 16нчы  сентябрь көнне Шалты  авылы китапханәсендә « Әкият эчендә хикмәт бар» дигән чара уздырылды. Китапханәче язучының биографиясендә мөһим вакыйгалар турында сөйләде, аның шагыйрь, хикәяче, сугышчы һәм герой буларак керткән өлешен ассызыклады. Яшь китап сөючеләр, командаларга бүленеп, язучының әкиятләренә кагылышлы биремнәр үтәделәр,викторина сорауларына җавап бирделәр.  Шулай ук балалар язучының юбилеена багышланган "Абдулла Алиш –әкиятләр остасы " дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар