"Аек тормыш - бәхетле гаилә"
11 сентябрь - Бөтенрәсәй аеклык көне. Алкоголизм чиренең фаҗигасен аңлату, яшь буынны бу һәлакәткә китерүче гадәттән кисәтү максатыннан, 9 сентябрь көнне , яшүсмерләр өчен "Аек тормыш - бәхетле гаилә" дип исемләнгән диспут уздырылды. “Аеклык-сәламәт яшәү рәвеше”дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куелды. Яшьләргә киләчәктә аңлап яшәү өчен тәрбия чарасы булды.