Ново-Чутинская сельская библиотека - филиал № 26

Китаплар иленә сәяхәт

1-нче март  көнне Чүте авыл китапханәсе урта яшьтәге  мәктәп балалары өчен “Китаплар иленә сәяхәт” дип исемләнгән бәйге-калейдоскоп үткәрде.

Балалар киштәләрдән үзләренә ошаган китапны сайлап алып, аннан өзекләр укыдылар, фикер алыштылар, викторина сорауларына җаваплар бирделәр.