"СВО батырлары - безнең якташлар"
Хәзерге вакытта, Украина территориясендә барган хәрби операция һәрберебездә патриотизм хисләрен көчәйтте, безна тагын да ныграк берләштерде.
1-нче март көнне, Мортаза авыл китапханәсе һәм авыл клубы хезмәткәрләре берлектә, Махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашыбыз, Хафизов Р.И. белән очрашу кичәсе уздырдылар.Чарага Хафизов Р.И.,әнисе һәм якын туганнары,авыл халкы чакырылды.
Кырым-Сарай авыл җирлеге башлыгы Дамир Әхтәм улы Шакирҗәнов, Хафизов Р.И.һәм әнисенә чиксез рәхмәтен белдерде, әнисенә чәчәк бәйләме бүләк итеп тапшырды.
Хәрби операциядә катнашучы егетебез, безнең ир-егетләрнең анда күрсәткән батырлыклары турында сөйләде, чарага килгән кунакларның сорауларына кыска итеп җавап бирде.
Китапханәче батыр егетебезгә исәнлек, саулык, исән-имин, Җиңү яулап туган җирләренә әйләнеп кайтуын теләде.