"Ягез әле, егетләр!" турнир
23-нче февраль көнне, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Мортаза авылы Мәдәният йортында, ир-егетләребез өчен бильярд уены буенча турнир уздырылды.
Уен бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды, ир-егетләребез җиң сызганып көч сынаштылар.Беренче урынны, зирәк егетебез, махсус операциядә катнашучы Хафизов Рузиль, икенче урынны Галимов Ленар, өченче урынны Заляев Ирек яуладылар.
Чараның иганәчесе Кырым-Сарай авыл бирлеге башлыгы Дамир Әхтәм улы Шакирҗәнов.
Чарада Мортаза авыл китапханәсе актив катнашты.