Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

"Туган телем, назлы гөлем"

21-нче февраль Халыкара туган тел көне! Шул уңайдан Мортаза авыл китапханәсе китап сөючеләр өчен "Туган телем, назлы гөлем"исемле әдәби сәгать үткәрде.

 Чарага килгән кунаклар татар халык язучыларының Р.Миңнуллинның, Ш.Галиевның, Г.Тукайның әсәрләрен, шигырьләрен кычкырып укыдылар. Татар халкының әйтемнәрен, мәкальләрен искә төшерделәр, "Туган тел" җырын башкардылар.

 "Иле барның, теле бар" исемле китап-күргәзмәсенә күзәтү ясалды.