#Своихнебросаем#Занаших2
16-нчы февраль көнне, Мортаза авыл халкы чираттагы гуманитар ярдәмне әзерләп озаттылар.
Авыл халкы күмәк булып тиз арада, төзелеш өчен эш кораллары һәм башка кирәк-ярак җыйдылар.
Бакиев Эдуард шуруповёрт, ә Болгов Павел генаратор (пр-во Япония) китереп тапшырдылар.
СВОда хезмәт итүче ир-егетләребез исән-имин, Җиңү яулап туган җирләренә, гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар.
Авыл хакына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!
Гуманитар җыюда китапханә актив катнашты.