Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

Новогоднее настроение 2023-2024

4-нче гыйнвар көнне, кышкы каникуллар чорында Мортаза авыл китапханәсе балалар өчен туган якны өйрәнү буенча "Яңа ел маҗаралары туган ягымда" исемле чара үткәрде.

 Чарага килгән балалар Яңа ел бәйрәме турында күп кенә кызыклы фактлар белән таныштылар. Яңа елны бәйрәм итү кайчан һәм кайда башланганы турында белделәр.

 Безнең әби-бабайларыбыздан калган, беренче уенчыклар, чыршы бизәү әйберләре: мамык, конфетти, серпантин белән таныштылар.

  Элек "тройка"атлар җигеп, кыңгыраулар һәм матур яулыклар белән бизәп атларны, тәмле коймак, тәбикмәк,өчпочмаклар пешереп күрше авылларга барып Яңа ел бәйрәме белән котлап, тәмле чәйләр белән сыйлаганнар.

 Балалар төрле уен-конкурсларда катнашып күңел ачтылар. "Морозко", "Мороз Иванович", "Снежная Королева", "Девочка-Снегурочка" китапларыннан әзерләнгән табышмаклар бәйгесендә катнаштылар.

 "Китап-якын дус" исемле китап-күргәзмәсенә күзәтү ясалды.