Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

"Милли бәйрәмнәр, йолалар"

Милли бәйрәмнәрнең һәркайсында халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре, матур йолалары, җыр-бию, уен-көлке чагыла.

  Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы булу уңаеннан, 4-нче май көнне, Мортаза авыл китапханәсе "Уңган куллар"түгәрәгенә йөрүче балалар өчен "Мендәр тутыру йоласы" күрсәтте.

 Китапханәче йоланың тарихы белән таныштырды, Г.Баязитованың "Милли йолалар һәм бәйрәмнәр"китаплары кулланды.Килгән кунаклар май канаты ясарга һәм мендәр тутырырга өйрәнделәр.Милли уеннар белән таныштылар һәм "Йөзек салу", "Әйдә-әйдә Мәликә" уеннарын уйнадылар, табышмаклар һәм әйтемнәр бәйгесендә катнашып күңел ачтылар.Чара бик күңелле үтте, милли ризыклар белән чәй табыны артында тәмамланды.

 Чарада "Хатын-кызлар дөньясында"исемле түгәрәгенә йөрүчеләр, ак калфак оешмасы ханымнары катнашты.

  "Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы" исемле китап-күргәзмәсенә күзәтү ясалды.