Әбием сөлгесе, күңелем көзгесе
2023-нче ел, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы булу уңаеннан,3-нче февраль көнне, Мортаза авыл китапханәсе балалар өчен "Әбием сөлгесе,күңелем көзгесе" исемле фольклор кичә үткәрде.
Китапханәче чарага килгән балаларны татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, сандыктагы хәзинәләр белән таныштырды. Балалар алдан әзерләнгән татар орнамент элементлары белән төрле бизәкләр төзергә өйрәнделәр,аларны әйбер силуэтлары, кулъяулык өстенә төшерделәр һәм кулъяулык чигү буенча мастер-класс алдылар.
Чарада "Уңган куллар" түгәрәгенә йөрүче балалар катнашты.
"Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы" исемле китап-күргәзмәгә күзәтү ясалды.