Кзыл-Яровская сельская библиотека - филиал № 21

Якташларың, Тукай сине укый

26-нче апрель көнне Кызылъяр китапханәсе һәм «Каенкай» балалар бакчасының кечкенәләр төркеме белән бергә «Якташларың, Тукай сине укый» дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды.

Әлеге чарада Тукай әкиятләрен искә төшереп, аларның төп идеясы турында әңгәмә үткәрелде, күңелле уеннар уздырылды. Шулай ук, Г. Тукай китаплары күргәзмәсен дә балалар бик кызыксынып карадылар.