«Роберт Миңнуллин- күңелләрне тоташтыручы шагыйрь»
1 август көнне, язучы һәм публицист Роберт Миңнуллинның туган көне алдыннан, Кызылъяр авылы китапханәсендә «Роберт Миңнуллин- күңелләрне тоташтыручы шагыйрь» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Балалар язучының тормыш юлын искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, шигырьләрен укыдылар. Шулай ук, китаплар күргәзмәсе белән таныштылар.